Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдән килгән яшь турист Алтайда внедорожник тәгәрмәчләре астында һәлак булды

Үлем юл-транспорт һәлакәте 15 июльдә Акташ авылы янында урнашкан Барантал үзәнлегендә була.

Бөгелмәдән килгән яшь турист Алтайда внедорожник тәгәрмәчләре астында һәлак булды. Үлем юл-транспорт һәлакәте 15 июльдә Акташ авылы янында урнашкан Барантал үзәнлегендә була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 32 яшьлек Санкт-Петербург кешесе «Nissan X-Trail» автомобилендә машинаны тау битендә туктата һәм салоннан чыга. Шул ук вакытта ир-ат автомобильнең үз белдеге белән хәрәкәт итүен булдырмау өчен барлык кирәкле чараларны күрә, әмма, моңа карамастан, внедорожник түбәнгә тәгәри башлый.

Бу вакытта салонда Бөгелмәдә яшәүче 26 яшьлек хатын-кыз була, ул Санкт-Петербургта СЗГМУда укый. Ул куркып, машина салоныннан чыгарга тырыша һәм машинаның алгы сул тәгәрмәче астына егылып төшә, күп санлы җәрәхәтләр ала. Кыз Акташ район хастаханәсенә алып барганда вафат була.

Бу факт буенча җинаять эше кузгату өчен нигезләр булу-булмавына алдан тикшерү эшләре үткәрелә.

Кызны бүген туган шәһәрендә җирләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса