Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә «Хәтер шәме» акциясе узачак

Ул 22 июньдә, иртәнге 4тә булачак.

Ел саен, Хәтер һәм кайгы көнендә, акция уза — бөтен ил буйлап Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргән һәркем истәлегенә шәмнәр кабызыла.

Бөгелмәлеләр «Хәтер шәме» гомуммилли акциясенә кушыла алалар. Шәһәр халкын һәм җәмәгать оешмалары вәкилләрен катнашырга чакыралар. Акция 22 июньдә, 04.00 сәгатьтә Мәңгелек Дан мемориалы янында узачак. Җыелу иртәнге 3 сәгать 45 минутта. Үзең белән шәм һәм чәчәкләр алып килергә кирәк.

84 ел элек бу көнне 200 миллионга якын кешенең тормышы «Бөек Ватан сугышына кадәр һәм аннан соң» дигән этапларга бүленгән. Җәйге якшәмбе иртәсе план буенча түгел — дошман гаскәрләренең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәвефле хәбәр белән башлана. Шулай итеп 1418 көн дәвам итә бу сугыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса