Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләп үтелде

Чараның мактаулы кунаклары арасында Россия армиясе генерал-полковнигы, Бөгелмәнең Мактаулы гражданы Вячеслав Мелешко; Россия Федерациясе Герое, очучы-космонавт, шәһәрнең мактаулы гражданы Сергей Рыжиков бар иде.

Яшьләр сараенда Ватанны саклаучылар сафларына алынучылар өчен «Язгы чакырылыш-2023» гә багышланган тантаналы кичә узды. Анда булачак хәрбиләр, аларның әти-әниләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, хәрби хезмәттә катнашучылар, шулай ук булачак солдатларның дуслары катнашты. 

Чараның мактаулы кунаклары арасында Россия армиясе генерал-полковнигы, Бөгелмәнең Мактаулы гражданы Вячеслав Мелешко; Россия Федерациясе Герое, очучы-космонавт, шәһәрнең мактаулы гражданы Сергей Рыжиков бар иде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов булачак чакырылучыларга үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар егетләргә батырлык, тәвәккәллек һәм ышаныч теләделәр. Ә хәрби хезмәткә чакырылучылар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәчәкләрен әйттеләр һәм Ватанны лаеклы якларга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса