Бөгелмәдә хәрби хәрәкәт ветераннарын чакырылыш яшьләре белән эшләү һәм патриотик тәрбия бирү өчен җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Хөрмәтле кунак белән бергә республика ветераннар иҗтимагый оешмасының башка вәкилләре дә килде, алар җирле ветераннар советы активы белән берлектә «Мәңгелек дан» мемориалына һәм Геройлар аллеясында урнашкан Геройлар бюстларына чәчәкләр салдылар.
Эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районына генерал-майор, «Россия ветераннар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәте штабы башлыгы Александр Бородин килде.
Хөрмәтле кунак белән бергә республика ветераннар иҗтимагый оешмасының башка вәкилләре дә килде, алар җирле ветераннар советы активы белән берлектә «Мәңгелек дан» мемориалына һәм Геройлар аллеясында урнашкан Геройлар бюстларына чәчәкләр салдылар.
Очрашу барышында «Россия ветераннар берлеге», «ТР Ветераннар берлеге» РООВ (инвалидлар) 12 һәм 9 нчы хисап-сайлау конференцияләренең эш йомгаклары һәм заманча шартларда ветераннар оешмаларының бурычлары турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа