Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә хәрби бурычлыларның исәп-хисап мәгълүматларын төгәлләү буенча планлы эш алып барыла

Эшлекле дүшәмбедә шәһәр хәрби комиссариаты вәкиле Евгений Абрамов хәбәр итте.

Бөгелмәнең хәрби комиссариатында хәрби исәптә торырга тиешле гражданнарга мәгълүмат базасын цифрлы форматта формалаштыру буенча эш алып барыла. Бу хакта бүген Эшлекле дүшәмбедә шәһәр хәрби комиссариаты вәкиле Евгений Абрамов хәбәр итте.

"Федераль законнар нигезендә предприятиеләр һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары алдына хәрби исәп - хисап мәгълүматларын төгәлләштерү һәм актуальләштерү өчен гражданнарның шәһәр хәрби комиссариатына килүен тәэмин итү бурычы куелды, - дип билгеләп үтте ул.

Гражданнардан, беренче чиратта, сәламәтлек торышы, гаилә составы, белем дәрәҗәсе, яшәү һәм эшләү урыны һәм башка шәхси мәгълүматлар төгәлләштерелә. Эш планлы тәртиптә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса