Бөгелмәдә халыкара өмә дәвам итә
Бу Бөек Ватан сугышында катнашучыларның мемориалларын, истәлекле урыннарын һәм хәрби каберлекләрен төзекләндерү чарасы.
Быел халыкара өмә 24 апрельдән 22 июньгә кадәр уза.
Бөгелмәнең Җиңү волонтерлары истәлекле урыннарны, 2784нче эвакогоспитальдә, Кызыл Армия урамындагы иске зиратта Советлар Союзы Геройлары һәм яралардан үлгән сугышчыларның күмелгән урыннарын төзекләндерделәр.

Истәлекле урыннарны һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерү «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia