Бөгелмәдә Үзбәкстан Президентын вакытыннан алда сайлаулары узды
Тавыш бирү өчен Татар мәдәният үзәгендә мәйданчык оештырылды: күчмә сайлау комиссиясе эшләде.
Бөгелмәдә Үзбәкстан Президентын вакытыннан алда сайлаулары узды
Тавыш бирү өчен Татар мәдәният үзәгендә мәйданчык оештырылды: күчмә сайлау комиссиясе эшләде.
Тавыш бирүгә килгән һәркем татар мәдәният үзәге һәм Халыклар дуслыгы китапханәсе хезмәткәрләре оештырган китап-әйбер күргәзмәләре һәм концерт номерлары белән таныша алды.
Хәзерге вакытта Бөгелмә районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары вакытыннан алда сайлауларда актив катнашты.
Алар үзләренең гражданлык бурычларын үтәү өчен Татар мәдәният үзәгенә килделәр.
“Мин Бөгелмәдә 2007 елдан бирле яшим. Шәһәр бик ошый. Бүген киләчәгебез, Президентыбыз өчен тавыш бирергә килдек. Бу безнең өчен бик мөһим. Россиядә яшәсәк тә, туган илемдә гаиләм калды: балалар, әти-әниләр, абый-апалар. Без гражданлык позициябезне белдерү мөмкинлеге биргәннәре өчен шәһәр хакимиятенә рәхмәтле", – дип уртаклашты Айбәк Началов.
Үз тавышларын бирергә теләүчеләр күп иде, кайвакыт хәтта кечкенә чират барлыкка килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сайлаулар гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә узды, сайлау процессын күзәтүчеләр дә күзәтте, шул исәптән Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәритдин Насриев та.
- Үзбәкстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлаулар 28 июньдә башланды һәм 5 июльгә кадәр узачак. Ә тавыш бирү көне 9 июль, - дип билгеләп үтте Фәритдин Насриев. – Без барлык гражданнарыбызның да 9 июльдә генераль Консуллыкка килә алмаячагын аңлыйбыз. Шуңа бәйле рәвештә, алар вакытыннан алда тавыш бирү өчен уңай шартлар тудыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Шуңа күрә сайлау комиссиясе әгъзалары Үзбәкстан гражданнары тавыш бирә алсын өчен махсус рәвештә Бөгелмәгә килделәр. Бюллетеньнәр һәм күчереп йөртелә торган урналар алып килделәр.
Фәритдин Насриев сүзләренчә, Үзбәкстан гражданнарына рәсми гамәлдәге партияләрдән дүрт кандидатның берсен сайларга туры килә.
"Сайдам участогы ачылганнан соң беренче сәгать эчендә 60тан артык кеше тавыш бирде. Сайлаулар тыныч уза. Безнең яктан Бөгелмә районы территориясендә вакытыннан алда сайлаулар уздыру өчен барлык чаралар да оештырылды", – дип сөйләде Бөгелмә районы үзбәк диаспорасы рәисе Җуманиезов Журьат Пулат улы, – биредә яшәүче якташларымның күпчелеге әлеге чарада актив катнашканына мин бик шат.
Күчмә сайлау комиссиясе 5 июльгә кадәр республиканың барлык районнарында диярлек булачак. Ә тавыш бирүнең төп көнендә – 9 июльдә – Татарстанда Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлаулар Казанда Генераль консуллык бинасында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа