Бөгелмәдә террорчылыкка каршы комиссия утырышы уздырылды
Бөгелмә мэры Линар Закиров террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.
Ул Татарстан Республикасы көнен, Бөгелмә шәһәре көнен, Белем көнен, шулай ук авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләре Советларына өстәмә депутатлар сайлаулары уздыру көнендә җәмәгать иминлеге чараларын көчәйтергә кушты.
Спорт объектларының террорчылыкка каршы саклану таләпләрен раслау мәсьәләсе белән спорт һәм туризм эшләре буенча сектор мөдире Әскәр Сафин чыгыш ясады. Сәүдә объектларының террорчылыкка каршы сакланышы турында район икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Наталья Макеева сөйләде.
Вязовка авыл җирлеге башлыгы Александр Томский һәм Ключи авыл җирлеге башлыгы Анатолий Карпухин терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча үз эшләре турында хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа