Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Бөгелмә шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы Нияз Мисбахов һәм полиция начальнигы урынбасары Альберт Вәлиев хокук саклау органнары һәм җирле үзидарә органнарының терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эшендә үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру турындагы докладлар белән чыгыш ясадылар.

Бөгелмә шәһәр администрациясе бинасында район башлыгы Линар Закиров рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Киңәшмәдә Эчке эшләр органнары, прокуратура, муниципалитетның структур бүлекчәләре, руханилар, милли-мәдәни автономияләр, сәүдә объектлары, транспорт инфраструктурасы вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Бөгелмә шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы Нияз Мисбахов һәм полиция начальнигы урынбасары Альберт Вәлиев хокук саклау органнары һәм җирле үзидарә органнарының терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эшендә үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру турындагы докладлар белән чыгыш ясадылар.

Ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Лазарев террорчылык һөҗүмнәренең потенциаль куркыныч объектларының террорчылыкка каршы сакланышы турында хәбәр итте.

Халыкны террорчылык янауларыннан саклау мәсьәләсе буенча аэропортның авиация куркынычсызлыгы хезмәте начальнигы Владимир Кубышкин, Бөгелмә АТП директоры урынбасары Айрат Шәехов, шулай ук Бөгелмә станциясе начальнигы Андрей Белохвостиков чыгыш ясады.

Ягулык-энергетика комплексы объектларында террорчылыкка каршы саклану буенча нинди чаралар күрелүе турында Бөгелмә электр челтәрләре директоры урынбасары Альфред Бурханов, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларында - Бөгелмә-Су каналы начальнигы Лия Ваганова сөйләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Линар Закиров Бөгелмә муниципаль районында терроризмга каршы тору буенча чаралар комплексы эшләнүен билгеләп үтте. Планда күрсәтелгән чараларны төгәл үтәү районның террорчылыкка каршы иминлеген тәэмин итү нигезе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса