Бөгелмәдә территорияләрне санитар чистарту үткәреләчәк
Санитар-экологик икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
1 апрельдә Бөгелмә районында һәм бөтен республикада территорияләрне чистарту буенча масштаблы кампания башлана. Санитар-экологик икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Кышкы чордан соң урамнар, парклар, истәлекле урыннар, зиратлар, шәхси секторның йорт яны территорияләре, ишегалды территорияләре тәртипкә китереләчәк.
Генераль җыештыруга барысы да чакырыла: учреждениеләр, предприятиеләр, уку йортлары хезмәткәрләре дә, үз йорт яны территорияләрендә тәртип урнаштыручы гади кешеләр дә. Икеайлык кысаларында шәһәр һәм район өмәләре атна саен узачак.
Урамнарны, ишегалларын, җәмәгать урыннарын үзгәртүдә катнашыгыз. Туган шәһәребезнең, авылларыбызның чисталыгы, тәртибе һәм матурлыгы күп очракта Сезнең белән безгә бәйле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа