Бөгелмәдә суд 63 яшьлек Ырынбур кешесенә хөкем карары чыгарды
Правасыз руль артына.
Шәһәр прокуратурасы ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Гаепләнүченең, 26 апрельдә исерек хәлдә, административ җаваплылыкка тартылган кеше буларак, Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозып, гамәлдәге йөртү таныклыгы булмаса да, автомобиль руле артына утыруы ачыкланган.
Гаепләнүченең транспорт чарасын полиция хезмәткәрләре туктата. Ир-атка урында яки медицина учреждениесендә исерек хәлдә тикшерү үтәргә тәкъдим итәләр. Бу тәкъдим белән гаепләнүче ризалаша, нәтиҗәдә алкоголь исереклеге ачыклана.
Суд Ырынбурда яшәүчене РФ Җинаятьлҗәр Кодексының 264.1 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү).
Гаепләнүче үз гаебен таныган, кылган эшенә үкенгән. Суд аңа ике елга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, дип сөйләде шәһәр прокуроры ярдәмчесе Радис Таҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа