Бөгелмәдә сезонлы гриппка каршы прививка кампаниясе башланды
Үзегез белән паспорт һәм ОМС полисы булырга тиеш.
Бөгелмәдә сезонлы грипптан прививка кампаниясе башланды. Ул «Бөгелмә РҮХ» ДАССО поликлиникасында үткәрелә. Моннан тыш, халыкның уңайлылыгы өчен шәһәрнең популяр урыннарында мобиль прививка пунктлары ачыла.
Шимбә көнне, 2 сентябрьдә, бөгелмәлеләр Үзәк базар территориясендә урнашкан мобиль вакцинация пунктында (он рәтләре янында) грипптан прививка ясата алачак. Мобиль прививка бригадасы 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Якшәмбе, 3 сентябрьдә, Үзәк базар территориясендә ике мобиль пункт эшләячәк. Берсе — халыкны гриппка каршы вакцинацияләү өчен, икенчесе — бушлай диспансерлаштыру өчен. Үзегез белән паспорт һәм ОМС полисы булырга тиеш. Эш вакыты 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа