Бөгелмәдә реновациядән соң хоккей корты булган ишегалды ачылды
Биредә 1,5 меңнән артык кеше яши.
Республика көнендә һәм Шәһәр көнендә Бөгелмәдә ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган территориянең тантаналы ачылышы булды.
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров һәм тугандаш шәһәр — Армавир башлыгы Андрей Харченко Алиш урамы, 14, Якупов урамы, 57, Ворошилов урамы, 25, 27 адресы буенча ишегалдында булдылар. Ихата территориясенең гомуми мәйданы 32 мең квадрат метр. Биредә 1,5 меңнән артык кеше яши.
Капиталь ремонттан соң территория сизелерлек үзгәрә: яңа асфальт түшәм җәелдерелә, тротуарлар ясала, шулай ук яшь бөгелмәлеләр өчен уен мәйданчыклары һәм спорт комплексы урнаштырыла. Моннан тыш, яңа эскәмияләр, урналар һәм яктырту баганалары барлыкка килде. Шәһәр ярдәме белән ишегалды территориясендә хоккей корты ремонтлана, спорт тренажерлары булган мәйданчык төзекләндерелә.
«Без зур территорияләр, чиксез кырлар, гаҗәеп табигать белән сокландык. Кунаклар фән, инновацион җитештерү белән шөгыльләнүче берничә предприятиедә булдылар. Бик тәэсирле. Карабашта булдык, безне бик җылы каршы алдылар, искиткеч кешеләр. Чираттагы тапкыр бөек илебезнең чиксез булуына инанасың», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Армавир шәһәр Думасы рәисе Александр Поляков.
Кич белән Бөгелмәнең туган көнен бәйрәм итүдә хөрмәтле кунаклар — Армавир иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа