Бөгелмәдә өч яшьлек бала бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшә
Процессуаль тикшерү бара.
Һәлакәт 1 июльдә, кичке сәгать биштә, Воровский урамындагы торак йортта була. Авыр җәрәхәтләр белән баланы Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә алып киләләр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, малай чебеннән яклаучы челтәргә тотынган, һәм егылган. Баланың гаиләсе имин, профилактик исәптә тормый. Егылу вакытында баланың әнисе өйдә була.
Бу вакыйга урынына Бөгелмә прокуроры Артем Кривоносов килә. Процессуаль тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа