Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә Ленин урамын төзекләндерү мәсьәләсе буенча бизнес-җәмгыять белән очрашу оештырылды

Конкурста катнашу өчен Бөгелмәнең өстенлекле территориясе итеп Владимир Ленин урамы билгеләнгән.

Бөгелмә яшьләр сараенда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча Бөтенроссия проектлар конкурсына әзерлек кысаларында, шәһәр бизнес-бергәлеге белән иҗтимагый фикер алышулар оештырылды. Очрашуны Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров үткәрде.

Хәзерге вакытта республика командасы Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсына гаризалар әзерли. Быел Татарстан данын Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Менделеевск, Минзәлә, Тәтеш, Нурлат һәм Зөя авыллары яклый. Конкурста катнашу өчен Бөгелмәнең өстенлекле территориясе итеп Владимир Ленин урамы билгеләнгән.

Линар Закиров бизнес-җәмәгатьчелеккә проектта - Ленин урамындагы бизнес-идеяләрне тормышка ашыру өлешендә актив катнашырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса