Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә Иҗтимагый совет утырышы узды

Актив аралашу ярдәмендә җәмгыятьнең актуаль сорауларына җавап бирү, кире реакция алу мөмкинлеге бар.

25 майда шәһәр администрациясе бинасында Бөгелмә муниципаль районы Иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибендә мөһим оештыру мәсьәләләре тора: Иҗтимагый Совет комиссияләре составын формалаштыру, агымдагы елга Совет эшенең төп юнәлешләрен билгеләү. Советның эш планы нигезендә көн тәртибенә гражданнарның килгән мөрәҗәгатьләрен карау да кертелде.

Районның Иҗтимагый советы рәисе Гүзәл Шәфигуллина сүзләренчә, совет эше район өчен бик мөһим. Актив аралашу ярдәмендә җәмгыятьнең актуаль сорауларына җавап бирү, кире реакция алу мөмкинлеге бар. 

Иҗтимагый совет утырышы нәтиҗәләре буенча алга таба уртак эшнең төп максатлары һәм бурычлары билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса