Бөгелмәдә җирле яшьләр белән «конструктив диалог» уздырдылар
Яшьләр сараенда яшүсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән масштаблы проект кысаларында очрашу узды.
«Конструктив диалог» — Татарстан Республикасы мәктәп укучылары һәм студентлары өчен үсә торган чаралар комплексы ул. Проект Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр ресурс үзәге тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты, Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр һәм җәмәгать ярдәмчеләре командасы, җирле халык үз иминлеген ныгыта алсын өчен, Бөгелмә районында булды. Мәктәп укучылары, студентлар, шулай ук аларның ата-аналары һәм педагоглар кейс-чемпионатта катнаша алдылар, цифрлы гигиена турында интерактив лекторийда булдылар һәм үз куркынычсызлыгы турында күп яңалыклар белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia