Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә йөзү буенча Александр Красных призына беренчелек узды

Александр Красных барлык җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм призлар тапшырды.

Бөгелмәнең «Факел» спорткомплексында Россиянең атказанган спорт мастеры, 2020 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры Александр Красных призларына йөзү буенча беренчелек узды. Ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, ТР «Беренчеләр хәрәкәт»енең баш белгече Ильяс Бикташев катнашты. Ярышларда Бөгелмә ("Факел" спорт мәктәбе, "Юность" спорт мәктәбе), Лениногорск, Түбән Кама спорт мәктәпләреннән 90лап тәрбияләнүче катнашты.

Ирекле стиль белән 4х50 катнаш эстафетада Факел урта мәктәбе йөзүчеләре 3 урынны алдылар. Шәхси беренчелектә Бөгелмәнең яшь спортчылары түбәндәге урыннарны алдылар:
1 урын-Дмитрий Реутов,
3 урын - Анна Кузнецова, Родион Мещанкин.

Александр Красных барлык җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм призлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса