Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөгелмәдә имамнар җыелышы узды

Чара барышында имамнар 2023 ел нәтиҗәләре буенча үз мәхәлләләрендә башкарылган эшләр турында сөйләделәр һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсендә шәһәр һәм район имамнары катнашында 2023 елда Бөгелмә мөхтәсибәтенең йомгаклау хисап җыелышы узды.

Чара Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләреннән башланды. Аннары слайдларда катнашучыларның игътибарына Бөгелмә мөхтәсибәтенең 2023 елда башкарылган эше турында еллык хисап бирелде.

Чара барышында имамнар 2023 ел нәтиҗәләре буенча үз мәхәлләләрендә башкарылган эшләр турында сөйләделәр һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Чара Изге Коръән аятьләрен уку, коллектив дуа һәм мәчеттә төшке аш белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса