Бөгелмәдә ике йөзенче бала һәм игезәкләр дөньяга килгән
Ата-аналарны ЗАГС хезмәткәрләре котлады.
Май аенда Бөгелмәдә 2025 елда беренче игезәгенең тууы теркәлгән. Дмитрий һәм Алина Даниловлар гаиләсендә бер минут аерма белән уллары Арсений һәм кызлары Алиса дөньяга килде.
Загс хезмәткәрләре бәхетле ата-аналарга беренче документларны — туу турында таныклыкларны һәм Татарстан Республикасы рәисеннән котлау тапшырдылар.
Моннан тыш, нәкъ менә шушы көнне 2025 елның ике йөзенче яңа туган баласы рәсми рәвештә теркәлгән. Бу мөһим вакыйга шәһәребез тормышында тагын бер якты мизгел булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia