Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә язның 6 көнендә айлык явым-төшем нормасының яртысы яуган

Идарәче компанияләргә күпфатирлы йортларның түбәләрен кардан чистартуны катгый контрольдә тоту йөкләнгән. Шәһәрне кардан чистарту эшләре 24-7 режимда дәвам итә.

Халыкның сораулары гадел, әмма, беренче чиратта, юл картасы буенча шәһәрнең төп урамнарын чистартыла. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе»дә Бөгелмә мэры Линар Закиров искә төшерде. Язның беренче аеның 6 көнендә генә район территориясендә айлык явым-төшем нормасының яртысы (20-25 см кар) яуган.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Коньков сүзләренә караганда, юлларда һәм тротуарларда хезмәт күрсәтүче компания тәүлек буе эшли. Районның авыл җирлекләре башлыклары карга каршы көрәштә ярдәмгә 8 берәмлек техника-МТЗ тракторлары тапшырдылар. Алар шәхси сектор урамнарында эшлиләр. Идарәче компанияләргә өстәмә техника җәлеп ителгән, ул узган ял көннәрендә эшләгән. Ишегалды территорияләре районнар буенча комплекслы чистартыла, кар чыгарыла.

Идарәче компанияләргә күпфатирлы йортларның түбәләрен кардан чистартуны катгый контрольдә тоту йөкләнгән. Шәһәрне кардан чистарту эшләре 24-7 режимда дәвам итә.

Линар Закиров бөгелмәлеләргә юлларны һәм ишегалларын кардан җыештыруның оперативлыгы мәсьәләсенә аңлап карауларын сорап мөрәҗәгать итте. Барлык территорияләр чиратлашып чистартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X