Бөгелмәдә яшәүче парны зөбәрҗәт юбилейлары белән котладылар
Гаиләнең зөбәрҗәт юбилее уңаеннан юбилярларның исемнәре Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гаиләләре китабына кертелде.
Дилара Җиһанш кызы һәм Касыйм Сабирҗан улы Хәсәновлар гаиләләренең зөбәрҗәт юбилеен билгеләп үтте.
Тантанада катнашучыларны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова тәбрикләде. Ул юбилярларга иминлек теләде һәм шәһәрнең Почет билгесен һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировның котлау адресын тапшырды.
Гаиләнең зөбәрҗәт юбилее уңаеннан юбилярларның исемнәре Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гаиләләре китабына кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа