Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә яшәүче Батырлык ордены белән бүләкләнде

Шәһәр башлыгы хәрби хезмәткәрнең әнисенә лаеклы ул һәм батыр, Россиянең чын патриотын тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров бүген Бөгелмәдә яшәүче, махсус операциядә катнашучы Андрейга Батырлык орденын тапшырды.

"Ватан һәм Президент Владимир Путин сезнең батырлыгыгызны югары бәяләделәр. Сез хөрмәт һәм Сугышчан дан казандыгыз, барлык Кораллы Көчләребез һәм, әлбәттә, барлык гражданнарыбыз өчен ныклык һәм батырлык үрнәге булып торасыз. Сез алга таба да илебезгә, Кораллы Көчләргә иминлек һәм муллык өчен хезмәт итүегезне дәвам итәрсез дип ышанам. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим! Барыбызга да тизрәк җиңү телим!",- дип мөрәҗәгать итте Линар Закиров.

Шәһәр башлыгы хәрби хезмәткәрнең әнисенә лаеклы ул һәм батыр, Россиянең чын патриотын тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде.

Андрейга 47 яшь. 2022 елның июлендә «БАРС» отряды составына үз теләге белән керә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2022 елның 30 ноябрендәге Указы белән Херсон өлкәсенең Ингулец елгасындагы сугышларда хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм фидакарьлеге өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса