Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә гомумшәһәр өмәсендә Россия йөзүчесе Александр Красных катнашты

Ул «Факел» спорт комплексы коллективы белән бергә җыештыруга чыкты.

Бөгелмәдә 241-нче туган көн алдыннан гомумшәһәр өмәсе үткәрелде. Анда шәһәр һәм район халкы, муниципалитет, бүлекчәләр һәм ведомстволар, шәһәр предприятиеләре һәм коммерция оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Бөгелмәлеләр тирә-юнь территорияләрен, җәмәгать киңлекләрен, урамнарны һәм ишегалларын тәртипкә китерделәр.

Шәһәрдә чисталык урнаштыру акциясенә Россия йөзүчесе, 2020 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры, Россиянең атказанган спорт мастеры Александр Красных кушылды, ул «Факел» спорт комплексы коллективы белән бергә җыештыруга чыкты.

"Туган йортка кайтып, өмә турында белдем, кушылырга булдым. Бөгелмә - ул минем йортым. Биредә минем әти-әнием яши, монда мине һәрвакыт кабул итүче кешеләр яши", - дип билгеләп үтте Александр Красных.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса