Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә ел башыннан хезмәт хакы 15 процентка арткан

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров билгеләп үткәнчә, муниципалитет алдында федераль һәм республика дәүләт программаларында максималь нәтиҗәле катнашу бурычы тора.

Бүген Бөгелмә мэриясендә узган киңәшмәдә беренче яртыеллыкка башлангыч йомгак ясалды. 5 ай эчендә төрле тармакларда җитештерелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 33,5 млрд.сумнан артык тәшкил итте. Традицион рәвештә алдынгы позицияне сәнәгать өлкәсе биләп тора, аның әйләнеше бу вакыт эчендә 10 млрд.сум тәшкил иткән. 

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров билгеләп үткәнчә, муниципалитет алдында федераль һәм республика дәүләт программаларында максималь нәтиҗәле катнашу бурычы тора. Сәнәгать секторының нәтиҗәлелеген арттыру, хезмәт хакы үсешен тәэмин итү, эшсезлекне тагын да киметү һәм инвестиция климатын яхшырту кирәклеге аерым билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса