Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә Экологлар санкцияләнмәгән берничә чүплек тапканнар.

Экология министрлыгы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре юллар янында чүп өемнәрен тапканнар.

ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре Бөгелмә районының юл буе территорияләрен тикшерү буенча рейдлар үткәрделәр. Чара санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылды.

Инспекторлар берничә рөхсәтсез калдыклар урынын тапкан. Мәсәлән, Березовка авыл җирлеге янындагы автомобиль юлында тикшерүчеләр төзелеш чүп-чарларын, ватылган кирпеч, мебель һәм башка көнкүреш калдыкларын ачыклаганнар.

Тагын бер кагыйдә бозу Верхний поселк районында табылган, анда ташланган автомобиль покрышкалары, полиэтилен калдыклары, тузган кием, көнкүреш техникасы һәм зарарланган җиһазлар.

Барлык ачыкланган хокук бозулар ведомство контролендә. Гаеплеләрне җаваплылыкка тартачаклар. Инспекторлар калдыкларны рөхсәтсез ташлаган өчен административ җаваплылык һәм штраф каралуын искәртәләр.

Бөгелмә районында яшәүчеләрне әйләнә-тирә мохиткә сак карарга һәм калдыкларны утильләштерүнең законсыз ысулларыннан качарга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6