Бөгелмәдә беренче тапкыр муниципаль архив үз ишекләрен ачачак
Ачылу август аена планлаштырыла.
Бөгелмәдә «Архивларны капиталь ремонтлау» программасы буенча бина ремонтланачак, анда беренче тапкыр муниципаль архив үз ишекләрен ачачак.
Ремонтка республика бюджетыннан 8,9 млн сум акча юнәлтелгән. Бүгенге көндә эшләр 98% ка башкарылган. Ачылу август аена планлаштырыла.
Быел Бөгелмә районында барлыгы 21 юнәлеш буенча 92 социаль әһәмиятле объект төзеләчәк һәм ремонтланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа