Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә батут үзәге һәм балалар сәнгать мәктәбе төзеләчәк

Батут үзәге һәм 300 укучыга исәпләнгән балалар сәнгать мәктәбе төзү планлаштырыла, ул В.Шашин урамында урнашачак.

2022 елда Бөгелмә муниципаль районы 15 юнәлеш буенча инженерлык инфраструктурасын төзү, капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда катнашты, гомуми сумма - 1,2 млрд.сум. Бу хакта Бөгелмә районы Советы утырышында Район башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.

2022 елда капиталь ремонттан соң балалар хастаханәсе стационарын файдалануга тапшырдылар. Учреждение 20 меңнән артык балага хезмәт күрсәтә. Ремонт мәйданы 3 мең квадрат метрга якын. Үзәк район хастаханәсе стационарының төп бинасын капиталь ремонтлауның беренче этабы төгәлләнде. Прогресс бистәсендә яңа модульле ФАП төзелде. Бу инде Бөгелмә районында 13нче фельдшер-акушерлык пункты.

Батут үзәге һәм 300 укучыга исәпләнгән балалар сәнгать мәктәбе төзү планлаштырыла, ул В.Шашин урамында урнашачак. 2014 елдан шәһәрдә һәм районда барлыгы 11 миллиард сумнан артык сумма 949 объект яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса