Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә волонтерлары социаль ярдәм үзәгендә пенсионерларны котладылар

Балалар өлкән буын кешеләре өчен виртуаль ретро-экскурсия үткәрделәр.

«Көмеш яхшылыкка» проекты кысаларында, 14 нче прогимназиядән яшь иреклеләр һәм көмеш волонтерлар «Салават күпере» социаль ярдәм үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр белән очраштылар. Алар «Гаилә традицияләре. Үткәндәге хатирәләр» концерт-күңел ачу программасын тәкъдим иттеләр.

Әби-бабайлар яшьләр белән яшьлекләре турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, концерт һәм яшь волонтерлар кулыннан ясалган бәйрәм открыткалары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Балалар өлкән буын кешеләре өчен виртуаль ретро-экскурсия үткәрделәр.

Бөгелмәнең көмеш волонтерлары читтә калмады. Алар олы яшьтәге кешеләрне котладылар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса