Бөгелмә укучылары инженерлык олимпиадасында җиңүчеләр булдылар
«Е-фактор» олимпиадасының төп максаты — укучыларга аңлы рәвештә һөнәри белем траекторияләрен сайлауда ярдәм итү.
Бөгелмә укучылары "Казан милли тикшеренү технология«се югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе оештырган «Е-фактор» мәктәп укучыларының проект инженерлык олимпиадасында актив катнаштылар.

Чара «Профессионалитет» федераль проектын «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Проект эшләре катнашучылардан 2024 елның ноябреннән 2025 елның маена кадәр кабул ителде.
5 һәм 16 нчы урта мәктәпләрнең өч укучысы югары белемнәрен күрсәттеләр, математика, химия, физика һәм информатика буенча биремнәрне үз эченә алган предметара сынауларны ышанычлы җиңеп, табигый-фәнни профильдә җиңүчеләр булдылар.
Фото: БМР мэриясе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia