Бөгелмә шәһәренең яшь музыкантлары La Primavera камера оркестры белән чыгыш ясады
Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре Казанның С. Сәйдәшев исемендәге концерт залы сәхнәсенә чыктылар.
Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яшь музыкантларга ярдәм итү буенча «Киләчәктәге йолдызлар» Республика иҗади программасының финалистлары булдылар.
Виолетта Кузнецова һәм Ания Исмәгыйлева С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында финал Гала-концертында Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры белән чыгыш ясадылар.
Концертта катнашучыларны лауреат дипломнары һәм истәлекле медальләр белән бүләкләделәр.
Яшь музыкантларны балалар мәктәбе укытучылары Галина Бузик һәм Алла Самусенко әзерләде.
ФОТО: Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе архивы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia