Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы хәбәр итә

Суд гаепләнүчегә 25 мең сум күләмендә штраф билгеләгән, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Р.Р. Таҗиев.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә элек хөкем ителгән 21 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 319нчы маддәсендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкилен мыскыллауда) гаепле дип тапкан.

Судта 2022 елның 29 сентябрендә 15 сәгать 52 минуттан 17 сәгать 00 минутка кадәр хөкем ителүче, Бөгелмә ш., Октябрь ур., 7 адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы фойесында булганда, үзен агрессив рәвештә тота. Хөкем ителүче, полиция хезмәткәренең намусын һәм абруен төшерү максатыннан, аңа карата кылынган кисәтүдән канәгать булмаганга күрә, кайбер гражданнар алдында әдәпсез формада полиция хезмәткәре адресына кеше абруен төшерә торган мәсхәрәле сүзләр әйтә.

Суд гаепләнүчегә 25 мең сум күләмендә штраф билгеләгән, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Р.Р. Таҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса