Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы алимент түләмәгән өчен җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады

Гаепләнүче, бурычның суммасы белән килешмичә, гаебен өлешчә таныды.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән Бөгелмәдә яшәүче 44 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта гаепләнүченең 2022 елның 12 апрелендә балигъ булмаган балаларны тәрбияләүгә алиментлар түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы, 2022 елның 24 апреленнән 2022 елның 30 сентябренә кадәр алимент түләмәве, эшкә урнашмавы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итмәве һәм 91 653 күләмендә бурыч җыюы ачыкланган.

Гаепләнүче, бурычның суммасы белән килешмичә, гаебен өлешчә таныды.

Суд хөкем ителүчегә 7 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә 7 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. 

Хөкем карары законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Лилия Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса