Бөгелмә районының күп балалы гаиләсенә торак урыны алу өчен сертификат тапшырылды
Гаилә 7 бала тәрбияли.
Бүген Бөгелмә мэриясендә «Эшлекле дүшәмбе» атналык киңәшмәсе тантаналы мизгелдән башланды. Район башлыгы Линар Закиров Карабашта яшәүче Зиләевларның күп балалы гаиләсенә торак урыны алу өчен сертификат тапшырды. Бу «Россия гражданнарына арзан һәм уңайлы торак» федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Гаилә 7 бала тәрбияли. Әниләре - Зөлфия Зиләева Татарстан Республикасының «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа