Бөгелмә районының 410 унберенче һәм 1011 тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Быел 62 укучы медальгә дәгъва кыла.
Балаларны котларга аларның беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналары, педагоглары килде. Бәйрәмнәр бик җылы атмосферада үтте.
Мәктәп директорлары, Бөгелмә район Башкарма комитеты һәм Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе вәкилләре чыгарылыш сыйныфларында укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Алда аларны Бердәм дәүләт имтиханнары көтә.
Уңышлар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары. Хыялларыгыз тормышка ашсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа