Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районында Кызыл китапка кертелгән сирәк кошлар очраган

Кызыл үрдәкләрнең (огарь) яшәү урыны һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләренә әверелгән.

Бөгелмә районында кызыл үрдәкләр барлыкка килүе теркәлгән. Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Үрдәкләр һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрендә рейдлар үткәргәндә табылды, — дип сөйләде Татарстан Республикасы биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Тимур Гыйниатуллин. — Алар республиканың Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган кошлар, аларны аулау тыелган. Бөгелмә районында 10–15 пар оя корган кошлар бар. Элек тә бу кошлар очрый иде, ләкин хәзер аларны популяция арту һәм үткәрелә торган саклау чаралары аркасында ешрак күзәтәбез".

Кызыл үрдәкләр — ачык җирән каурыйлы һәм үзенчәлекле тышкы кыяфәтле. Аның озынлыгы 67 сантиметрга җитә. Үрдәкнең авырлыгы бер килограммга якын. Казсыманнар отрядыннан буларак, кош су йөзүчеләргә керә. Кызыл үрдәк бик яхшы йөзә, очкан вакытта казга охшый, авыр булып күренә. Тавыш сигналлары җирдә дә, һавада да бирелә һәм алар башкарыла торган шартларга бәйле рәвештә үзгәрә. Кош тавышы — казныкына охшаган каты борын тавышларыннан тора. Кызыл үрдәк парларда яки зур булмаган төркемнәрдә очрый һәм зур төркемнәргә сирәк җыела. Кешеләрдән ерак торуны өстен күрәләр. 

ФОТО: Тимур Гыйниятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса