Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районында «Яңа җир» иммерсив парк-отеле барлыкка киләчәк

Ул «Нептун», «Чайка» һәм «Дружба» ял базалары территориясендә урнашачак.

Бу җәйдә Бөгелмә районындагы Карабаш сусаклагычы ярында «Яңа җир» иммерсив парк-отеле булдыру буенча зур туристик проектның беренче этабы гамәлгә ашырылачак. Ул «Нептун», «Чайка» һәм «Дружба» ял базалары территориясендә урнашачак.

"Татнефть" ААҖнең маркетинг бүлеге башлыгы Елена Тарханова хәбәр иткәнчә, проектны гамәлгә ашыру өчен «Татнефть» компаниясе «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектының федераль грантыннан 45 миллион сум акча откан. Проект өстендә эшләгәндә өстәмә инвестицияләр планлаштырыла. Проект буенча эшләр 2025 елга кадәр өч этапта башкарылачак.

"Монда барысы да кирәкле уңайлылык белән эшләнгән. Туристлар өчен бик уңай шартлар тудырырга өлгергәннәр! Табигать матур, Бөгелмә районында рәхәтләнеп ял итү өчен андый урыннар күбрәк булырга тиеш!",- дип ассызыклады җәйге туристлык сезоны ачылу алдыннан Бөгелмә башлыгы Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса