Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Бу инде 13нче ФАП, ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын «Сәламәтлек саклау» милли проектын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Бөгелмә районы Березово авыл җирлегенең Прогресс бистәсендә заманча фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде. Бу инде 13нче ФАП, ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын «Сәламәтлек саклау» милли проектын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

"Яңа ФАП бистәдә яшәүче 500 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, алар арасында 100 – бала. Биредә кешеләр кирәкле прививкалар ясата, тикшерүләр уза, планлы һәм ашыгыч медицина ярдәме ала алачак. Кирәк булганда пациентны үзәк район хастаханәсендә тар белгечтән кабул итүгә язачаклар», - дип билгеләп үтте Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов.

Ачылышта Яңа елга татлы бүләкләрне поселокта яшәүче мобилизацияләнгән кешенең балаларына, шулай ук күп балалы гаилә балаларына тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса