Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районы укучылары өчен бу уку елында беренче кыңгырау шылтырады

Быел 12121 бөгелмәле өчен туган мәктәп ишекләре ачылды, шуларның 1210ы — беренче сыйныф укучылары.

Бөгелмә муниципаль районының барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар узды. Традиция буенча, алар РФ һәм ТР Дәүләт флагларын күтәрүдән, илебез һәм республикабызның дәүләт гимннарын башкарудан башланды. Быел 12121 бөгелмәле өчен туган мәктәп ишекләре ачылды, шуларның 1210ы — беренче сыйныф укучылары.

Укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын яңа уку елы башлану белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм Россия йөзүчесе, Олимпия уеннарының көмеш призеры Александр Красных котладылар, алар 2 нче лицейда тантаналы линейканы ачтылар.

"Мин бик нык ышанам, нәкъ менә сез, кадерле укучыларыбыз, киләчәктә туган Бөгелмәбезне һәм республикабызны чәчәк атуга алып барачаксыз. Моның өчен бездә барлык кирәкле шартлар тудырыла. Укытучыларыбызга, тәрбиячеләребезгә, укытучылар корпусы вәкилләренә яңа хезмәт казанышлары, ә барлык укучыларыбызга — укуда, иҗатта һәм спортта уңышлар телим!,- дип теләде Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса