Бөгелмә районы территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Тиешле боерыкка КЧС һәм ОПБ рәисе район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков кул куйды.
6 июльдән аерым боерыкка кадәр Бөгелмә муниципаль районы территориясендә туфрак корылыгы сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Тиешле боерыкка КЧС һәм ОПБ рәисе район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков кул куйды.
Республикада корылык һәм туфрак корылыгы фонында авыл хуҗалыгы культураларының зыян күрүе һәм һәлак булуы аркасында барлыкка килгән азык-төлек иминлегенә куркынычны булдырмау максатыннан махсус режим кертелә.
Июль аенда синоптиклар һаваның аномаль югары температурасын вәгъдә итә, күбесенчә явым-төшемсез. Алдагы елларда Татарстан корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимын өлешчә керткән булса, бу юлы-43 районда берьюлы. Республика режим гамәлдә булган илдә дүртенче төбәк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа