Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районы башлыгы гражданнарны кабул итте

Бу юлы шәһәр башлыгына ярдәм сорап барлыгы 4 кеше язылды.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров шәхси мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү өчен гражданнарны кабул итте. Бу юлы шәһәр башлыгына ярдәм сорап барлыгы 4 кеше язылды.

Халык күпфатирлы йортта электр белән тәэмин итүгә түләү, капиталь ремонт программасында катнашу, шулай ук торакны хосусыйлаштыру сораулары буенча мөрәҗәгать итте. Муниципаль район башлыгы тиешле структур бүлекчәләргә бөгелмәлеләрнең проблемаларын ачыкларга кушты.

Исегезгә төшерәбез, администрация җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итү расланган график нигезендә алып барыла. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировка алдан язылу 4-19-10 телефоны буенча көн саен 14.00-17.00 сәгатьләрдә башкарыла. Җитәкчеләрнең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты биредә урнаштырылган  здесь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса