Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә полициясе хезмәткәрләре беренче сыйныф укучылары өчен Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырдылар

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларынд, Яшьләр сараенда полиция хезмәткәрләренең балалары өчен бәйрәм узды.

Бөгелмәдә Белем көне алдыннан шәһәр хакимияте ярдәме белән полиция хезмәткәрләре булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чарасы оештырдылар.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларынд, Яшьләр сараенда полиция хезмәткәрләренең балалары өчен бәйрәм узды. Булачак укучылар алдында Бөгелмә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ПДН бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы полиция майоры Рамил Кирхиев чыгыш ясады, сәламәтлек, игелек, уңышлар һәм каникулларның имин тәмамлануын теләде.

Мондый яхшы кабул итүдән соң, беренче сыйныф укучылары хезмәткәрләргә теләкләре өчен рәхмәт белдерделәр, үзләрен яхшы тотарга һәм бишле билгеләренә генә укырга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса