Бөгелмә педагоглары Бөтенроссия конкурсында лидерлар өчлегенә керде
Бүләкләү төбәкара форум кысаларында узды.
Казанда «Педагог шәхесен формалаштыру һәм аның өзлексез һөнәри үсеше факторы буларак мәгариф мобильлеге» II төбәкара форумы узды.
Чара кысаларында «Заман шартларында белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның үсеше һәм үз-үзләрен үстерүе» темасына психология-педагогика хезмәте кабинетларының Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
38нче «Алтын күч» балалар бакчасы педагог-психологы Наталья Кирюшкина һәм 14нче «Журавушка» прогимназиясе укытучы-логопеды Анна Матвеева әлеге дәрәҗәле конкурста өченче урыннарны алдылар.
ФОТО: 38нче балалар бакчасы, 14нче прогимназия архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа