Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә өлкәннәре өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация үткәрелде

Чараны «Радуга «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә оештырдылар.

Чараны «Радуга» «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә оештырдылар. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкиле Эльвира Хәсәнова белән бергә Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында өлкән буын вәкилләре белән очрашты.
2025 елда Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне «Гадел рәвештә тотрыклы яшәү рәвешенә күчү» девизы астында узды. Тотрыклы яшәү рәвеше — ул кеше тарафыннан азык-төлек һәм ресурслар куллану нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохит торышының начараюын киметергә омтылуга тупланган алым. Һәр кулланучының роле — товарлар һәм хезмәтләр сайлауга аңлы рәвештә якын килү, калдыкларны киметү, экологик чиста продуктлар куллану. Кулланучы тотрыклы продуктлар һәм хезмәтләр файдасына аңлы рәвештә сайлау ясарга ярдәм итә торган мәгълүматка ия булырга тиеш.
Очрашуда катнашучыларга бәйрәмнең максаты, кулланучылар хокуклары, өлкәннәргә карата мөмкин булган мошенниклык гамәлләре турында сөйләделәр. Пенсионерларга аларның хокукларын яклау буенча беренче адым булып товар сатучыга яки хезмәт күрсәтүчегә мөрәҗәгать итү һәм аңа үз таләпләрен белдерү, шулай ук товарны кире кайтару яки алыштыру турында үтенечләр булуы аңлатылды.
Таләпләр канәгатьләндерелмәгән очракта ярдәм сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә: Бөгелмә шәһәре, Я. Гашек урамы, 3/2, тел.: 8(85594) 6-71-17. Чарада катнашучыларга шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темаларга контактлы мәгълүмат белән басма продукция өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса