Бөгелмә өчен яңа автобуслар сатып алачаклар
ТР Транспорт министрлыгына яңа автобусларның «эффектив» кулланылуын күзәтергә кушылган.
Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Азнакай, Минзәлә, Нурлат һәм Баулы шәһәрләре һәм шәһәр яны маршрутлары өчен 400дән артык заманча уңайлы автобус сатып алу турында Татарстан Республикасы Рәисенең еллык юлламасында Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
Ул җәмәгать транспорты үсешенең әһәмиятен ассызыклады һәм төбәктә автопаркны яңарту мөмкинлеге барлыкка килүен билгеләп үтте.
ТР Транспорт министрлыгына яңа автобусларның «эффектив» кулланылуын күзәтергә кушылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа