Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә муниципаль районы башлыгының «Корбан бәйрәме» белән котлавы

Бөгелмә муниципаль районының хөрмәтле мөселманнары!

Сезне изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бу якты көн йөрәкләрегезне шатлык һәм мәхәббәт белән тутырсын, һәр гаиләгә иминлек һәм үзара аңлашу китерсен!

Күп гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме кешеләрне мәңгелек кыйммәтләр нигезендә берләштерә, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны кайгыртырга, әхлакый камилләшүгә һәм игелекле эшләргә этәрә. Бөгелмә муниципаль районы мөселманнары рухилык тәрбияләүгә, традицияләрне саклауга, төрле милләт һәм дин кешеләре арасында ышанычны ныгытуга, мәдәниятләрне үзара баетуга һәм хәйрия эшчәнлегенә зур өлеш кертәләр.

Корбан бәйрәме безгә Аллаһы Тәгалә белән аралашу шатлыгын, көч һәм оптимизмны арттырсын, игелекле эшләргә Һәм изге гамәлләргә илһамлансын, безгә өмет һәм җан тынычлыгы бүләк итсен!

Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телим. Тынычлык һәм татулык Сезнең йортларда яшәсен!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры

Линар Закиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса