Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры котлавы

Бу көннәрдә без әһәмиятле бәйрәмнәрне – яраткан шәһәребезнең туган көнен, Татарстан Республикасы көнен, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез.

Безнең барыбыз өчен дә бөек Россия кече Ватаныбыздан башлана. Без анда эшлибез, балалар үстерәбез, киләчәккә планнар корабыз. Безнең туган Бөгелмә бу бәйрәмнәрне тулы көч һәм энергия белән каршы ала. Без аның данлы тарихы, матур традицияләре һәм заманча казанышлары белән горурланабыз.

Татарстанның күп кенә шәһәрләре барлыкка килүләре белән нәкъ менә Бөгелмәгә, безнең легендар шәһәргә бурычлы. Шәһәрнең язмышы нефть җитештерү язмышыннан аерылмый. Шуңа күрә Бөгелмә өчен Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне зур әһәмияткә ия. Мин тармак ветераннарына югары профессиональлек, фидакарь хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәт өчен рәхмәт белдерәм!

Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, шатлык, оптимизм, иминлек һәм уңышлар телим! Һәр гаиләнең тормышы күңел җылысы, яктылык һәм игелек белән тулсын! Бәйрәм белән!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X