Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мөхтәсибәте ислам нигезләре буенча уку сезонын ачты

«Ислам нигезләрен» өйрәнү буенча мәчетләр каршындагы курслар кысаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар төркемнәре булдырылды.

Бөгелмә үзәк мәчетендә Ислам нигезләре буенча мәчетләр каршындагы курслар ачылды. Җыелыш барышында укучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган программа буенча дәресләр үткәрәчәк яңа мөгаллимнәрне тәкъдим иттеләр. Әлеге программа ел саен заманча таләпләрне исәпкә алып камилләштерелә һәм үз эченә түбәндәге дисциплиналарны ала: «Адаб», «Акыда», «Таҗвид», «Коръән», «Фикх», «Сира», «Гарәп теле».

"Ислам нигезләрен" өйрәнү буенча мәчетләр каршындагы курслар кысаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар төркемнәре булдырылды. Барлык катнашучыларны киләсе уку елының планы белән таныштырдылар. Дәресләр шәһәр һәм авыл мәчетләрендә узачак. Яшь һәм милләткә карамастан, теләгән һәркем дәресләргә йөри ала. Курслар бушлай. Белешмәләр өчен телефон: 8 (939) 736-14-61.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса