Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә мөхтәсибәте делегациясе мөселман мәгариф оешмалары укытучыларының Бөтенроссия форумында катнашты

Форум Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 140 ел тулу кысаларында уза.

Казанда мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең ике көнлек Бөтенроссия форумы старт алды. Форум Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 140 ел тулу кысаларында уза.

Очрашуның мәртәбәле кунаклары - Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, гуманитар фәннәр университеты филиалы җитәкчесе. Мөхәммәд Бән Заида Әбу-Дабида Али әл-Алави, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов.

Форумда мөселман укытучылары ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курсларда уку процессларын оештыруның актуаль мәсьәләләрен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса