Бөгелмә мэриясендә яңа кадрлар белән таныштырдылар
Район башлыгының архитектура мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп Артем Цокур билгеләнә.
Бөгелмә мэриясендә узган атналык киңәшмәдә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров кадрлар алмашынуын игълан итте.
Район башлыгының архитектура мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп Артем Цокур билгеләнә. Бөгелмә районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы итеп Илназ Мөкминов билгеләнде. Акбаш авыл җирлеге башлыгы итеп Лариса Малахаева сайланды.
"Яңа җитәкчеләребезгә уңышлар, яңа перспективалар һәм мөмкинлекләр телим!, — дип билгеләп үтте Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа